Россия Федерациясе Хәрби диңгез флоты көне безнең илдә Россия Президенты Владимир Путин Указы (2006 елның 31 май көнендә кул куелган 549 нчы Указ) нигезендә уздырыла. Шул уңайдан Татарстанда да бәйрәм чаралары уздырыла.
Татарстан делегатлары Севастопольдә, республика шефлыгында булган Кара диңгез флоты составындагы “Самум 616 “корабле командасын Хәрби диңгез флоты көне белән котлады. Бу хакта “Инстаграм”да делегация составында булган Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итә.
“Татарстан шефлыгында булган хәрби ракета корабле "Самум 616"да булдык, команданы Хәрби диңгез флоты көне белән котладык, морякларга һәм командирларга бүләкләр тапшырдык, концерт булды. Республикадан шефлыкны күп еллар инде Яңа Чишмә районы алып бара”, - дип язган Лариса Сулима.
“Самум” корабльләре Россия Кара диңгез флоты 41нче бригадасына керә һәм иң экстремаль хәрби корабльләрдән санала.