ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Сингапурда югары сыйныф укучылары арасында киберкуркынычсызлык буенча узган беренче Халыкара олимпиадада (ICO) Россия командасы алтын медальләр саны буенча команда зачетында икенче урынны алды. Өлкән сыйныф укучыларын "Лаборатория Касперского" һәм Үзәк университеттан киберкуркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр әзерләгән, дип хәбәр итә "Лаборатория Касперского" компаниясе матбугат хезмәте.

Алабугада “Университетская” мәктәбен тәмамлаучыларга урта белем бирү турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Укучылар арасында - Татарстан Республикасы шефлыгындагы  Лисичанск шәһәреннән (ЛНР) белем алу өчен килгән балалар.

Ике ел элек "Казаноргсинтез" кадрлар әзерләүдә стратегик адым ясады - Казан милли тикшеренү технология университеты каршындагы Химия лицей-интернатында профильле СИБУР-класс ачты. Беренче нәтиҗәләр көтелгәннән дә артып китте: 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 80% ы БДИны 80 баллдан югарыракка тапшырды, ә 13е - химия тармагын сайлады.

26 июньдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр” темасына милли белем бирү педагоглары өчен секция узды.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында 2025 елның 19 июнендә «Һәр гомуми белем бирү предметы буенча 2024/25 уку елында үткәрелгән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау нәтиҗәләрен раслау турында» 469 номерлы боерык басылып чыкты.


28
июнь, 2025 ел
шимбә

Менә дулкынландыргыч һәм озак көтелгән көн  килеп җитте. Артта 11 ел уртак тырышлык, сынау һәм җиңүләр.

Кадерле чыгарылыш  сыйныф укучылары! Бүген тормышыгызның мөһим этабы башлана. Чыгарылыш  кичәсе – дулкынландыргыч мәктәп белән саубуллашу мизгеле. Алда - мөһим карарлар, яңа офыклар һәм иң кыю планнар. 

27-28 июньдә Россия мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Россия Президенты Владимир Путин видеомөрәҗәгатьтә укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.


27
июнь, 2025 ел
җомга

2025 елгы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә әзерлек кысаларында оештырыла торган секция утырышларының эше дәвам итә.

Россия яшьләре форумнарында быел бөтен илдән 20 меңнән артык яшь кеше- яшь гаиләләр, МХО катнашучылары, шулай ук чит ил яшьләре катнашачак. Липецк өлкәсендә икенче ел рәттән үза торган «Область будущего» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы IT-технологияләр белән кызыксынучы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1000 катнашучыны берләштерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International