ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2020 ел
җомга

КНИТУ-КАИның Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты электроника, программалаштыру, фотоника һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә яшьләрнең фәнни-тикшеренү, иҗади эшләре (проектлары) конкурсын игълан итә.

22 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Junior Skills форматында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс узды.

Иннополис Университетының мехатроника, идарә һәм прототиплаштыру лабораториясе белгечләре РФФИ һәм Лондон Королева җәмгыятенең Иң яхшы фәнни проектларына конкурсында 1,5 миллион сум оттылар.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында «Кояшкай» яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Тантаналы чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

23 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә «Ил икътисадын модернизацияләү һәм интенсификацияләү барышында һөнәри белем сыйфатын үстерү һәм камилләштерү» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше финиш сызыгына чыккан. Төзүче оешма тарафыннан төзелешне тәмамлау турында җиткерелгән хәбәр буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерүгә кереште.

Һөнәри осталыкны бәяләүче үзәктә берьюлы 25 педагогка диагностика үткәрергә була.

 

 Univer.tatar порталында сигез төрле юнәлеш буенча татар телендә өстәмә белем алу курслары урнаштырылган. Курсларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Ачык Университет һәм Lenar Wealth Management оешмасы тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова сөйләде.

24 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 12:00 сәгатьтә төбәк дәрәҗәсендә педагогларның һөнәри үсеше милли системасын формалаштыруда квалификацияне бәйсез бәяләү роленә багышланган туры эфир узачак.

Казан дәүләт энергетика университеты 2021 елда студентлар өчен яңа тулай торак ачачак. Югары уку йорты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов 21 катлы бина чит шәһәр һәм чит илләрдән килгән студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган йорт булачагын белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International