ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 15 апреленә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары җитәкчеләре белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә.

Роспотребнадзор мәктәпләр, балалар бакчалары, лагерьлар һәм башка балалар учреждениеләре эшенә яңа таләпләр раслады. Яңа санитар кагыйдәләр 2.4. 3648-20 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

21-23 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Казанның Киров районында катнаш төрдәге 7-нче номерлы «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы ачылды. Бу төзелә торган «Залесный сити» торак комплексы территориясендә беренче мәктәпкәчә учреждение. Төп белем бирү программасыннан тыш, балалар робототехниканы ике дәүләт телендә дә үзләштерәчәкләр һәм IT-технологияләрне өйрәнәчәкләр, музыкаль һәм хореографик талантларын үстерәчәкләр. Яңа учреждениедә Казан Мэры Илсур Метшин булды.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча  федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

24 декабрьдә Казанда  «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак. 

24-29 декабрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге базасында “Галстуклылар иле” профиль сменасы узачак. Сменаны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге,  Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге, «Татарстан варислары берлеге»  иҗтимагый оешмасы. 

Киләсе елда Мәгариф министрлыгы өчен төп бурычлар булып белем бирү сыйфатын саклап калу, шул исәптән «500+» проекты кысаларында белем бирү сыйфатын яхшырту, укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү, аларга һәрьяклап ярдәм итү, педагогик хезмәт өчен түләү системасын камилләштерү тора.

100 ел элек Нурлатның беренче мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлаган. Мәгариф оешмасы гасыр дәвамында әллә ничә тапкыр исемен алыштырган. Башта ул 28нче тимер юл мәктәбе булган, аннары - 61нче мәктәп. Бүгенге көндә гомуми урта белем бирү мәктәбе буларак эшләвен дәвам итә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Ул авыр тормыш хәлендәге балалар һәм яшүсмерләрнең теләкләре язылган ике открытка алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International