ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 61-нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары «Казаноргсинтез» заводында булдылар. Чара «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының «Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Казан укучылары сәламәт туклану бәйгесендә катнашачаклар, ул 25-нче декабрьдә башлана. Укучыларга рәсем һәм видеороликлар әзерләргә кирәк булачак.

Киләсе елда Татарстанның 114 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Казанның Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясендә янкорма төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Түбән Каманың 140 укучысы уку, спорт һәм иҗаттагы казанышлары өчен,   25 декабрьдә Президент чыршысында катнашачак. Бу хакта бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Илнар Бәдретдинов җиткерде.

19-21 декабрь көннәрендә “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен IX республика хокукый турниры узды.

23 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә «Һөнәр шоу» проектының Бөтенроссия ачык дәресе узачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия эшләрен оештыруда Тәтеш кадет мәктәп-интернатын бик яхшыга бәяләделәр.

21 декабрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә «Робинзонада» дип аталган яңа тематик атна старт ала. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 2027 елга кадәр балаларны сәламәтләндерү, аларның ялын оештыру һәм тәрбия оешмаларына карата яңа санитар таләпләрне раслады. Россиянең баш санитар табибы Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International