ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугта конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең рәсми сайтында "Әзерлек навигаторы" дигән яңа бүлек ачты, анда укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә мөстәкыйль әзерләү өчен материаллар бастырылачак.

Эшмәкәрләр йортында эшмәкәрлек, финанс һәм кулланучылар белеме буенча IV Республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы узды.

Көллият һәм югары уку йортлары укытучылары һәм методистлары цифрлы технологияләр өлкәсендә квалификация күтәрү өчен бушлай IT-курслар уза алачак. Курслар "Иннополис" университеты базасында оештырылачак.

Россиядә мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә икенче һөнәри белемне бушлай алырга рөхсәт биререгә тәкъдим иттеләр. Идеяне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 Чувашия һәм Татарстан арасында мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнашуында Фәрит Гыйбатдиновның өлеше дә бар. Бу турыда Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы төп консультанты Әлфия Әхәтова хәбәр итте.


19
декабрь, 2020 ел
шимбә

16 декабрьдә “Талантлар ачу” форумы кысаларында Республика ата-аналар җыелышы узды. Анда Татарстанның 7 меңнән артык ата-аналары, шулай ук әйдәп баручы экспертлар, психологлар һәм остазлар катнашты. Быелгы җыелыш темасы «SOS! Социаль челтәрләр минем баламны йотты!".

16 декабрьдә Арчаның 6 нчы урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары өчен республика семинары узды. Семинар 2020 елда  «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр булдырылган һәм эшли башлаган мәктәп җитәкчеләре өчен үткәрелде.  

 Бүген «Корстон» комплексында «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иң яхшы 150 эш тәкъдим ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International