17 декабрьдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Равия Шрша катнашында үтте.
14 декабрьдә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы тәмамланды. Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 10-12 яшьлек мәктәп укучылары катнашты.
РФ Мәгариф министрлыгы аутизмлы балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү буенча махсус программа эшли. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Россия Мәгариф министрлыгының Балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Юлия Сачко хәбәр итте.
Татарстанда ун мәктәптә 10 класс карантинга ябылган. Грипп һәм һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыру сәбәпле, укучылар вакытлыча изоляциягә җибәрелде.
Казанның мәгариф учреждениеләре хезмәт күрсәтүләргә бәйсез бәя бирү узды. 308 мәктәпкәчә учреждение, 166 муниципаль мәктәп һәм 49 өстәмә белем бирү учреждениесе бәяләнергә тиеш иде.
“Мәктәп иле” дип исемләнгән мәктәп укучыларының үзидарә командасы “БКБ” (бер команда бул) республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.
Казанда «Добрый молодец» һәм «Красна девица» шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Анда 8 пар укучы катнашты – ярышларның район этапларында җиңүчеләр. Беренче тапкыр барлык 16 финалист җиңүче дип танылды. Бүләкләү кичә Мәгариф хезмәткәрләре йортында узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә кадрлар әзерләүне синхронлаштыруны планлаштыра. Бу хакта “Яшь профессионаллар” XIV Халыкара конгрессында Россия Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин хәбәр итте.
Владимир Путин матбугат конференциясендә мәктәпләрнең бер өлеше җиһазландырылган булуын ассызыклады.
14-20 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә “Озарение” профильле сменасы кысаларында биология, химия, география һәм физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары узачак.