ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Спас районы мәктәп коллективларына яңа укытучылар килде. Район педагогия коллективына алты яшь белгеч кушылды

2 сентябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Биектау районындагы 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объект «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. 

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул ителә башлады.  Ул ведомствога федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк. Гаризалар кабул итү 5нән 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Лаеш районының «Южный парк» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

1 сентябрьдән Мамадыш районы мәктәпләренә 19 яшь белгеч эшкә килгән. Муниципалитет бинасында район башлыгы Анатолий Иванов яшь укытучылар белән очрашты һәм яшь белгечләргә районга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде, ә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә балалар өчен остаз булу үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Азнакай районында өстәмә белем бирү 98 процент тәшкил итә. Узган уку елында 10 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 22 мәктәп базасында 5627 бала шөгыльләнгән. 

Әлмәттә «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә булдырылган анимация мәктәбе ачылды.

Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ поселогында, 19 микрорайонда урнашкан, 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

4 сентябрь – «100% Татарстан» онлайн-чарасының алтынчы көне «Мәгариф һәм хезмәт базары» юнәлешенә багышланды. Чара барышында әйдәүче экспертлар лекцияләр, презентацияләр үткәрделәр, панель дискуссияләрдә һәм дебатларда фикер алыштылар.

Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына  балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дезинфекция чаралары һәм җиһазлар сатып алуга законсыз рәвештә акча  җыю турында ата-аналардан  мөрәҗәгатьләр саны артты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International