Мәктәпләрдә Татарстан бюджеты хисабына 8 930 һаваны зарарсызландыру җайланмасы урнаштырылачак.
2020 елда хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү 76 оешмада узачак.
11 сентябрьдә Уфада “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының — “Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа проекты — Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен округ ярымфиналы ачыла. Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бүген, 5 сентябрьдә, Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов киләчәк. Министр "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм 2030 елга милли максатларга ирешү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак.
4 сентябрьдә «100% Татарстан» чарасы кысаларында 100tatarstan.com сайтында онлайн-трансляция режимында лекцияләр, репортажлар, интервьюлар, шулай ук «Мәгариф һәм хезмәт базары» юнәлешләре буенча панель дискуссияләр узачак.
2020 елгы Бөтенроссия инша конкурсы старт алды.
Яшь татарстанлылар «Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясен алуга әдәби конкурста катнаша ала. 15-нче сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм жюри әгъзаларына әсәрләрне тәкъдим итәргә мөмкин.
2-3 сентябрьдә Спас районы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бабам кебек Ватанымны яратам!” яшьләр-тарихи реконструкция фестивале узды.
Республика мәктәптән тыш эш үзәге белем бирү тележурналы форматында өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен яңа мәгариф программасын әзерли.
Федераль тест үткәрү үзәге сайтында (Рособрнадзорның ведомство буйсынуындагы оешмасы) компьютер формасында информатика буенча БДИ үткәрү өчен демонстрацион версия бастырылган.