4 сентябрьдә «100% Татарстан» чарасы кысаларында 100tatarstan.com сайтында онлайн-трансляция режимында лекцияләр, репортажлар, интервьюлар, шулай ук «Мәгариф һәм хезмәт базары» юнәлешләре буенча панель дискуссияләр узачак.
Көннең төп темалары: Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү, төбәкнең тотрыклы үсеше нигезе буларак фәнни-мәгариф потенциалы, Татарстанның авыл мәктәпләре эше, полилингваль һәм поликультур киңлектә белем бирү, Татарстан Республикасы мәгариф системасының иң яхшы кадрлары, төбәкнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру факторы буларак халыкара мәгариф, сәламәтлек саклау өчен кадрлар әзерләү экосистемасы, шулай ук инновацион бизнес үсеше өчен фән.