Мәктәпләрдә Татарстан бюджеты хисабына 8 930 һаваны зарарсызландыру җайланмасы урнаштырылачак.
Әлеге җайланмаларны алу өчен 77 млн. 289 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Якын арада аларны һәр мәктәптә урнаштырачаклар. Алар бинаның һәр катына, шулай ук, ашханәләрдә һәм актлар залларында куелачак.
Әлеге җайланмалар йогышлы авыруларны мөмкин кадәр киметү өчен һаваны вируслардан һәм 90 процент бактерияләрдән чистартырга ярдәм итәчәк.