2020 елгы Бөтенроссия инша конкурсы старт алды.
Конкурсны үткәрү этаплары:
Мәктәп - 2020 елның 1 сентябреннән 10 сентябренә кадәр;
Муниципаль - 2020 елның 11 сентябреннән 20 сентябренә кадәр;
Төбәк - 2020 елның 21-30 сентябре;
Конкурсның федераль этабы 2020 елның 4 октябреннән 31 октябренә кадәр уздырыла.
Конкурсның төбәк этабы читтән торып үткәрелә. Конкурста 5 яшь төркеме катнаша:
1 нче төркем - 4-5 нче сыйныф укучылары;
2 нче төркем - 6-7 нче сыйныф укучылары;
3 нче төркем - 8-9 нчы сыйныф укучылары;
4 нче төркем - 10-11 нче сыйныф укучылары;
5 нче төркем - урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.
Конкурста катнашу ирекле. Конкурс турында мәгълүмат http://vks.edu.ru/ рәсми сайтында урнаштырылган.