Информатика буенча компьютерда узачак БДИ тренажеры басылып чыкты

2020 елның 4 сентябре, җомга

Федераль тест үткәрү үзәге сайтында (Рособрнадзорның ведомство буйсынуындагы оешмасы) компьютер формасында информатика буенча БДИ үткәрү өчен демонстрацион версия бастырылган.

- Информатикадан БДИда катнашучылар 2021 елдан башлап имтиханны компьютерларда тапшырачак. Элегрәк ул кәгазь бланкларда үткәрелде, - дип хәбәр итә Рособрнадзор. - Тренажер имтиханда катнашучыларга БДИ үткәргәндә кулланылачак программа белән танышырга мөмкинлек бирә. 

Тренажер 2021 елгы информатика буенча БДИ демоверсиясен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International