Бүген, 5 сентябрьдә, Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов киләчәк. Министр "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм 2030 елга милли максатларга ирешү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Департаментлары, Мәгариф сыйфатын бәяләү Федераль институты җитәкчеләре, Мәскәү, Новгород, Самара, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан һәм Удмуртия Республикалары мәгариф һәм фән министрлары һәм башкалар катнашачак.
Киңәшмә «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» яңа полилингваль комплексында узачак. Сергей Кравцов шулай ук 2019 елда "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән объектларда булачак.