2-3 сентябрьдә Спас районы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бабам кебек Ватанымны яратам!” яшьләр-тарихи реконструкция фестивале узды. Проект Карпов П.А. исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернатының һәм АНО «Үсеш» социаль юнәлешле клубы уртак тырышлыгы белән яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.
Чара П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен хәрби-патриотик җыеннар үткәрүдән гыйбарәт иде. Бу көнне 100 гә якын кадет һәм мәктәпнең педагогик составы хәрби тормыш атмосферасына чумды һәм үзләренең ата-бабаларының батырлыгына катнашы барлыгын тоя алды.