Азнакай укучыларының 98 проценты өстәмә белем ала

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Азнакай районында өстәмә белем бирү 98 процент тәшкил итә. Узган уку елында 10 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 22 мәктәп базасында 5627 бала шөгыльләнгән. 

Балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле түгәрәкләрне оештыру максатыннан, мәгариф учреждениеләреннән тыш, Азнакай районы предприятиеләре һәм оешмаларының ресурслары да җәлеп ителгән.

Агымдагы уку елында да барлык түгәрәкләр 15 сентябрьгә кадәр комплектацияләнеп, үз эшләрен дәвам итәчәкләр.

«Роспотребнадзор таләбе буенча өстәмә белем бирү учреждениеләрендә санитар-гигиена саклык чаралары күреләчәк. Укытучылар өчен якыннан аралашканда битллек кию мәҗбүри», — диде мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Зөлфия Зарипова.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Азнакай мәгариф идарәсе ике тапкыр республика күләмендә өстәмә белем һәм тәрбия бирү буенча беренчелекне яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International