ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 13 февралендә Минзәлә педагогия көллияте базасында Муса Җәлил исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

7 февральдә «Тере классика» проекты сайтында илнең әйдәп баручы театраль  югары уку йортларының берсе - Б. Щукин исемендәге театр институтына укырга керергә тыңлаулар узачак 30 регионны сайлау өчен онлайн-тавыш бирү башланды.  Тыңлаулар 2020 елның март яки апрелендә яшь укучылар конкурсының төбәк финалы вакытында узачак.

Зеленодольск районының 13 нче балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары конкурсының зона этабы узды.

Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге Союз дәүләте укучыларының Туристлык слётында катнашу өчен Россия Федерациясе делегациясе составын формалаштыру турында игълан итә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кетү тәкъдименә кагылышлы фикер алышуларда катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.

10 февральдә шагыйрь, тәрҗемәче, язучы Борис Леонидович Пастернакның (1890 - 1960) тууына 130 ел тулуы билгеләп үтелә.

8-нче февральдә КФУда  дөньяда иң масштаблы «Ачык лаборатория» акциясе узды. Акция 30 минутлык тест форматында үтте.

Татарстанның иң эре һәм икътисадый әһәмиятле проектларының берсен гамәлгә ашыру барышында  (ПС 220 кВ «Зеленодольск» җиһазларын алыштырып масштаблы реконструкцияләү)  ААҖ «Челтәр компаниясе»  Казан энергетика көллиятенә РЗАның 16 панелен тапшырды.

Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында «Компьютер уеннарын һәм мультимедиа кушымталарын эшләү» компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты узды.

Татарстанда гарәп графикасында язылган татар текстларын кириллицага күчерү программасы әзерләнде. Берничә айдан аны киң җәмәгатьчелек куллана ала башлаячак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International