Татарстанның иң эре һәм икътисадый әһәмиятле проектларының берсен гамәлгә ашыру барышында (ПС 220 кВ «Зеленодольск» җиһазларын алыштырып масштаблы реконструкцияләү) ААҖ «Челтәр компаниясе» Казан энергетика көллиятенә РЗАның 16 панелен тапшырды.
Казан энергетика көллияте хезмәткәрләре, укытучылары һәм студентлары «Челтәр компаниясе» генераль директорына һәм хезмәткәрләренә белем бирү процессын тәэмин итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.