Татарстан Республикасы «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV белем бирү форумына делегация туплый башлады. Форум 15-21 июль көннәрендә «Свияжские холмы» шифаханә-курорт шәһәрчегендә узачак. Гаризалар кабул итү кампаниясе инде башланды: республика югары уку йортлары студентлары 2026 елның 24 маена кадәр https://atmrt.ru/campus сайтында гариза калдыра ала.
Татарстан Республикасы делегациясе конкурс нигезендә сайлап алуның өч этабы нәтиҗәләре буенча формалашачак. Беренче этапта кандидатларга https://atmrt.ru/campus сайтында анкета тутырырга кирәк. Икенче этап 29 һәм 30 май көннәрендә Казанда узачак: булачак делегатларны әңгәмә, шулай ук эрудицияләрен, аналитик сәләтләрен һәм иҗтимагый-сәяси дисциплиналарны белүне тикшерүче тестлар көтә.
Делегация составына Татарстан югары уку йортларының бакалавриат 2–3 курсларда бакалавриат яки специалитет буенча 2–4 курсларда укучы студентлары, шул исәптән чит ил студентлары да чакырыла.