Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру турындагы мәгълүмати-методик хатны яңартырга ниятли. Бу хакта 24 апрельдә Бөтенроссия методик киңәшмәсендә РФ Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова хәбәр итте.
Методик хатның яңартылган варианты дәрестән тыш эш юнәлешләрен дәүләт сәясәтенә һәм яңа инициативаларга ярашлы хәлгә китерәчәк. Алар арасында математика һәм табигый фәннәр буенча белем бирү сыйфатын күтәрүнең комплекслы чаралар планы һәм тарихи мәгърифәтчелек концепциясе бар.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук балалар бакчаларының тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлеген яхшырту мәсьәләләрен дә карадылар.