«Тере классика» проектында катнашучылар Б. Щукин исемендәге театр институтына укырга керә ала

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

7 февральдә «Тере классика» проекты сайтында илнең әйдәп баручы театраль  югары уку йортларының берсе - Б. Щукин исемендәге театр институтына укырга керергә тыңлаулар узачак 30 регионны сайлау өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Тыңлаулар 2020 елның март яки апрелендә яшь укучылар конкурсының төбәк финалы вакытында узачак.
Тыңлауларда «Тере классика» конкурсында чыгыш ясаучы унберенче сыйныф укучылары катнаша ала. Театр институты педагоглары сайлап алган иң яхшы шигырь укучылар керү сынауларының икенче этабына чыгу мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International