2020 елның 13 февралендә Минзәлә педагогия көллияте базасында Муса Җәлил исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Быел әлеге чара Россия Федерациясендә игълан ителгән Хәтер һәм Дан елына һәм Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгының билгеләп үтелүенә багышланган. Конференциядә 30 укытучы һәм 30 укучы катнашачак. Фәнни-гамәли конференция алты юнәлеш буенча уздырыла.