ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 августында Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең авыл мәктәпләреннән технология укытучылары өчен икенче уку-укыту сессиясе башланды.

Яр Чаллыда «Йолдызлы» җәйге лагерендә «Шәһәр мәгариф үзәге» белгечләре тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен инклюзия көне үткәргәннәр. Шулай ук «Тәрбиягә бала алган баланың авыр тәртибе» семинар-тренингы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрнең ата-аналары өчен консультацияләр узды. Барлык чаралар да «Дәрескә – бергә» инклюзив проекты кысаларында узды, аның инициаторлары Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм «Перспектива» инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре). Казанда проектны «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы башкара.

Махсус өйрәтелгән яшьләрне җир шарының төрле нокталарына җибәрергә, рус теленә өйрәтергә Пушкин институтында уйлап тапканнар. Программа волонтерлары чит ил экспедицияләренә юл тота, анда укучылар һәм яшьләр белән дәресләр һәм очрашулар үткәрә. Иң мөһиме - үз предметың белән кызыксындыру!

 

РФ Мәгариф министрлыгында Россия мәктәпләрендә киберспорт буенча факультатив дәресләр кертү тәкъдимен аңлаттылар. Интернетны үстерү институты экспертлары шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Яңа уку елы алдыннан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт кулланучыларга уку басмаларына, укучылар портфельләренә карата куркынычсызлык таләпләренең нигезләмәләр белән билгеләнүен искәртә.

Мәгариф министрлыгы «Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында» федераль законына төзәтмәләр әзерләде. Әлеге документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Россия Мәгариф  министрлыгы Мәгариф өлкәсендә халыкара премияләр алуга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.


17
август, 2019 ел
шимбә

Татарстанда быел мәктәпләрдә 12 меңнән артык яңа урын булдырылачак. Бу хакта бүген «Казан Экспо»да мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Казан IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен хәл иттеләр.

Татарстан Республикасында соңгы 5 елда мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча җитди чаралар күрелде - 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга якын 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быелгы киңәшмәнең төп темасы - "Белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International