20 августтан 10 сентябрьгә кадәр Казанда " Игътибар-балалар!” профилактика чараларының икенче этабы уза. ЮХИДИ ата-аналарга уку елы башланганчыга кадәр мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә кадәр куркынычсыз маршрутны тагын бер кат искә төшерергә һәм балаларга юлда һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртергә киңәш итә. Башлангыч сыйныф укучылары, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары белән, барлык юл билгеләрен һәм бала юлда очрарга мөмкин булган ситуацияләрне шәрехләп, бу маршрут буенча берничә тапкыр узарга кирәк.
Яңа уку елы алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) укучылар өчен рациональ көн режимын сакларга, мәктәп букчаларының, рюкзакларның һәм портфельләрнең авырлыгын һәм сыйфатын күзәтергә киңәш итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ял көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 45 нче Дөнья чемпионатын үткәрүдә катнашу өчен WorldSkills авылына чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән волонтерлар өчен Welcome-тантанада катнашты.
Роспотребнадзор, Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм Россия мәгариф академиясе гомуми белем бирү оешмаларында шәхси мобиль элемтә җайланмаларын куллану тәртибе турында методик тәкъдимнәр әзерләде.
WorldSkills авылы дөнья чемпионаты вакытында чит илләрдән килгән 5,7 мең кешене кабул итә. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында “Сыйныф эше!” VI Республика бәйгесен игълан итә. Конкурс ТРда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү һәм үстерү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Алабугада, 4нче микрорайонда, 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә башлады. Бу -шәһәрнең бер генә мәктәбе булган иң зур микрорайоны, шул ук вакытта ул, балалар ике сменада укыса да, барлык укучыларны сыйдыра алмый.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт сентябрь аенда БДИ тапшыру өчен гариза бирү 19 августта төгәлләнүе хакында искәртте. Гариза дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен кирәкле срокка белем бирү оешмасына тапшырыла.
“Тикшерелгән бизнес” ресурсның түләүсез кайнар линиясе — 8 800 222-37-22 — үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм лагерьларда хәвефле хәбәрләр тапшыру системасы урнаштырылырга тиеш. Күпсанлы учреждениеләрдә видеокүзәтү, “хәвеф төймәсе” һәм металл эзләгечләр дә бар.