ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Дәреслекләрнең федераль исемлеге агымдагы елда  һәм 2020 елда да актуаль булачак, дип белдерде Россия Мәгариф министрлыгының  Гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Антон Четвертков.

20 августта VI Бөтенроссия ата-аналар җыелышы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю. Васильевага сораулар җыю тәмамланды. Министрлыкның рәсми сайты һәм социаль челтәрләр аша 1500 дән артык сорау керде.

Мәктәп лагеренең веб-эшләнмәләр буенча икенче сменасы Татарстанның Саба районында старт алды. Digital SuperHero проекты кысаларында укытуның яңа этабында алты мәктәптән 26 укучы катнашачак.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачу һәм 45 нче дөнья чемпионының флагын күтәрү тантанасында катнашты.

23-24 августта WorldSkills Kazan 2019 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты мәйданчыгында үз илләрендә һөнәри белем һәм кадрлар әзерләү үсеше өчен җаваплы министрларның WorldSkills тарихында икенче саммиты узачак.

«Бер мәктәп – бер ил» белем бирү программасы кысаларында 22 августта Казанның һәм Лаеш районының 58 белем бирү учреждениесе укучылары WorldSkills 2019 дөнья чемпионатының илкүләм җыелма командаларында катнашучылар белән очрашачак. Бу хакта Казан Мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Психологлар уку елы башланыр алдыннан өлкәннәр дә, балалар да эмоциональ проблемалар кичерүенә ышана.

Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр минималь дәрәҗәдә көтелә икән. Әйтик, физика буенча БДИда биш түгел, ә алты бирем булачак. Астрофизика элементларын белүне тикшерүче 24 бирем катлауланды.

Яңа уку елы алдыннан Татарстанда балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча «кайнар» линия эшли башлады. Халыкның сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Алабугада балалар өчен туристик-экскурсия базасы булдырыла, дип хәбәр иттеләр «Юлдаш» туризм үзәгендә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International