23-24 августта WorldSkills Kazan 2019 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты мәйданчыгында үз илләрендә һөнәри белем һәм кадрлар әзерләү үсеше өчен җаваплы министрларның WorldSkills тарихында икенче саммиты узачак.
«40тан артык илдән профильле ведомстволар башлыклары, үз милли тәҗрибәләренә таянып, белгечләр әзерләү системасын камилләштерүнең иң алдынгы алымнарын фикер алышуга чыгарачаклар», – диелә мәгълүмат релизында.