Педагогик үлчәү федераль институты (ПҮФИ) 2020 елда төп дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары (КҮМ) структурасын һәм эчтәлеген билгели торган документлар проектларын бастырып чыгарды.
Бүген, 22 августта, Казанда 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында «Бер мәктәп - бер ил» белем бирү программасы старт ала. Казанның һәм Татарстанның 58 мәктәбендә WorldSkills International илләренең милли җыелма командалары вәкилләре булачак.
Очрашу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң зур объекты – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге волонтерлары штабын ачу кысаларында узды.
Бүген, көннең беренче яртысында, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексында булачак WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты белән бәйле ике мөһим вакыйга узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәгариф өлкәсендә грантлар турында» 2019 елның 8 августындагы 648 номерлы карары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 27 маендагы «Безнең яңа укытучы”гранты турында» гы 1033/16 номерлы боерыгы нигезендә югары белем бирү мәгариф оешмаларын, педагогик көллиятләрнең иң яхшы чыгарылыш студентларын, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларны гомуми белем бирү оешмасына җәлеп итү өчен "Безнең яңа укытучы"гранты турында", Мәгариф һәм фән министрлыгының 14.08.2019 №1132/19 «Безнең яңа укытучы» гранты турында”карары нигезендә Татарстан Республикасында «Безнең яңа укытучы» грантына сайлап алу конкурсы игълан ителә. Документлар 2019 елның 2 сентябреннән 5 сентябренә кадәр кабул ителә.
2019 елның 20 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий рәислегендә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларын яңа 2019-2020 уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында округ киңәшмәсе узды.
Бөтендөнья роботлар олимпиадасында (WRO) Россия җыелма командасы составы билгеләнгән. Командалар 2019 елның 12-19 августында Иннополиста узган робототехника буенча федераль укыту-тренировка җыеннары нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.
Республикада 112 балалар бакчасы һәм 38 мәктәп капиталь ремонтлана.
Казанда эшче һөнәрләр чемпионаты 69 илдән меңләгән катнашучыны җыячак.
19-20 август көннәрендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау хокукы нигезләре буенча I республика олимпиадасын үткәрде.