ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар. Югары делегация WorldSkills Россия җыелма командасының әзерлек базасы булган техникум эше белән танышты.

23-24 августта WorldSkills Kazan 2019 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты мәйданчыгында үз илләрендә һөнәри белем һәм кадрлар әзерләү үсеше өчен җаваплы министрларның WorldSkills тарихында икенче саммиты узачак.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачты. Тантана «Казан Арена» стадионында узды.

 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты - Россияне лаеклы тәкъдим итү мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да узган старт матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча юниорларның Европа олимпиадасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бүген “Казан Арена" стадионында узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Сентябрь аенда парта артына беренче сыйныф укучылары - ике миллионга якын бала утырачак. Киләсе уку елында мәктәп тормышы ничек үзгәрәчәк?

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт имтиханнарда катнашучылардан, аларның ата-аналарыннан һәм педагоглардан 2019 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча кергән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм анализлауны тәмамлады.

 

Мондый карар 12-18 август көннәрендә Иске Казан музей-тыюлыгында "Сәләт-Иске Казан” сменасы кырларында кабул ителде. Смена спикеры кысаларында, шулай ук «Иске Казан җыены» фестивалендә КФУның төбәкләрне өйрәнү һәм Евразия тикшеренүләре кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов катнашты.

21нче август көнне Саба муниципаль районында педагогларының традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Амирова Лилия Салимҗановна, район башлыгы урынбасарлары, бүлек  мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International