Алабугада 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзи башладылар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Алабугада, 4нче микрорайонда, 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә башлады. Бу -шәһәрнең бер генә мәктәбе булган иң зур микрорайоны, шул ук вакытта ул, балалар ике сменада укыса да, барлык укучыларны сыйдыра алмый.

Мәгариф учреждениесе 39 нчы номерлы «Киләчәк» балалар бакчасыннан ерак түгел урнашачак. Соңгы 10 елда Алабугада мондый белем бирү объектлары юк иде. Бу ике бассейнлы өч катлы заманча мәктәп булачак. Ул полилингваль белем бирү үзәге комплексына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International