“Тикшерелгән бизнес” ресурсның түләүсез кайнар линиясе — 8 800 222-37-22 — үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
Июль аенда Россия Федераль салым хезмәте территориаль салым органнарына һөнәри керемгә салым куллану шартларын үтәү өлешендә үзмәшгульләргә карата контроль чаралар үткәрүне туктатырга кирәклеге турында хәбәр итте.
Әгәр сезгә контроль-күзәтчелек органнары тикшерү белән килсә, бу факт турында «Тикшерелгән бизнес» мәгълүмат ресурсының кайнар линия телефоны аша 8 800 222-37-22 телефонына хәбәр итүегезне сорыйбыз.