Универсиада авылын эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты вакытында WorldSkills авылына әйләндерделәр

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

WorldSkills авылы  дөнья чемпионаты вакытында чит илләрдән килгән 5,7 мең кешене кабул итә. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләделәр.

«Казанның барлык 228 кунакханәсе,  хостеллары 19 мең урынга тиешле квалификацияне уздылар һәм Чемпионатта катнашучыларны һәм җанатарларны каршы алырга әзерләр. Исегезгә төшерәбез, чемпионатта катнашучылар өчен WorldSkills авылында урыннар әзерләнгән, ул Казан халкы өчен Универсиада авылы буларак билгеле», — дип хәбәр итте Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International