Массакүләм мәгълүмат чараларының "Сыйныф эше!” VI Республика бәйгесе игълан ителә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында  “Сыйныф эше!” VI Республика бәйгесен игълан итә. Конкурс ТРда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү һәм үстерү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Анда катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Конкурста катнашуның төп шартлары булып, ТР Мәгариф һәм фән үсеше юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куелган таләпләргә туры килү тора.

Конкурсның жюри составына мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.

Конкурска бирелә торган материаллар 2019 елның 1 нче гыйнварыннан 29 нчы ноябренә кадәр эфирда басылып чыгарга яисә урнаштырылырга тиеш.

Номинацияләр исемлеге һәм конкурс турында тулы мәгълүмат биредә: https://file.tatar.ru/nextcloud/index.php/s/swFe3wmno4gDtc5

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International