Укучылар өчен көннең рациональ режимы һәм мәктәп букчаларының сыйфатын билгеләү турында

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) укучылар өчен рациональ көн режимын сакларга, мәктәп букчаларының, рюкзакларның һәм портфельләрнең авырлыгын һәм сыйфатын күзәтергә киңәш итә.

Гомуми белем бирү оешмасына йөрүче укучыларның сәламәтлеген һәм эшкә сәләтен мөмкин кадәр саклап калуны тәэмин итү өчен көн режимын рациональ оештыру кирәк. Анда туклану, йөрү, 1 нче сыйныф укучылары һәм 2 - 3 нче сыйныф укучылары өчен көндезге йокы, үз-үзеңне әзерләү, иҗтимагый-файдалы хезмәт, түгәрәк эшләре һәм физкультура-сәламәтләндерү чараларын киң үткәрү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International