Рафис Борһанов: "Күктәге һәм волонтерлар күзендәге кояш нурлары чемпионатны уңышлы үткәрергә мөмкинлек бирәчәк...”

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ял көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 45 нче Дөнья чемпионатын үткәрүдә катнашу өчен WorldSkills авылына чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән волонтерлар өчен Welcome-тантанада катнашты.

«Россиядә беренче тапкыр WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионатын кабул итү безнең өчен зур горурлык, аны уздыруның уңышлы булуы күктәге кояштан гына түгел, сезнең күзләрегездәге кояш нурларыннан, сезнең йөзләрегездәге елмаюлардан да тора», - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә министр, чемпионатны уздыруда катнашырга вакыт һәм мотивация тапканнары өчен волонтерларга рәхмәт белдереп, эшче сменаларга уңышлар, Казанда булудан яхшы тәэсирләр алуны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International