Татарстан Республикасында соңгы 5 елда мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча җитди чаралар күрелде - 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга якын 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быелгы киңәшмәнең төп темасы - "Белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия".