Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерүгә ярдәм итү концепциясен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады.
Бүген, 9 июльдә, Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгында циркуляр икътисадның бөтендөнья юнәлешләре буенча Фин Милли тикшеренү һәм үсеш фонды баш киңәшчесе Тимо Макелның ачык лекциясе булачак (әйләнә-тирәлеккә минималь калдыклар белән яңадан булдырыла торган ресурслардан максималь файдалануга, беренчел чималны куллануны минимальләштерүгә, күмүгә/складлауга юнәлдерелә торган калдыкларның күләмен киметүгә нигезләнгән ябык типтагы икътисад).
Россия Мәгариф министрлыгы 2019 елда урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга кабул итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшен башлады.
Emerald Insight нәшрият йортының фәнни журналында "Attitude of Russian teachers towards the new standards" дигән мәкалә дөнья күрде. Аның авторы – КФУның Психология һәм мәгариф институтының педагогик тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре Дарья Ханолайнен.
Казанның Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фән – рус теле, информатика һәм физика буенча 100 баллга БДИ тапшырды. Математика буенча БДИ-99 балл.
Тиешле боерык проекты РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм иҗтимагый фикер алышу һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен ачык.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2019 ел ахырына кадәр мәктәп педагог-психологлары өчен методик тәкъдимнәр эшләргә һәм апробацияләргә планлаштыра.
Казанда, Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Халык костюмы: тарихи-мәдәни һәм технологик якын килү» темасына квалификация күтәрү курслары оештырылачак.
Быел «Черноморец» республика үзәге» беренче тапкыр балаларны интеллектуаль юнәлештәге профильле сменага чыгарды. Мәдәни-сәламәтләндерү чаралары белән акыллы күнегүләрне рациональ берләштерү программасы кыш көне якланды, экспертлар нәтиҗәсен алды һәм «Хәтерне яңадан торгызу 2:0» дигән креатив исем алды. Анапа шәһәрендә Кара диңгезнең беренче линиясендә урнашкан «Приазовец» Татарстан лагере программаның локациясе булды.
Быел Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы урта звено белгечләрен һәм квалификацияле эшчеләр әзерләп чыгарды.