Казанның Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фән – рус теле, информатика һәм физика буенча 100 баллга БДИ тапшырды. Математика буенча БДИ-99 балл.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Рамил Баһавиев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан гимназиясе чыгарылыш укучыларының укудагы уңышларын югары бәяләде.
Ул Рамил Баһавиевның 11 ел буе татар телендә белем алуын аерым ассызыклады.
Рамил Баһавиев рус һәм татар әдәбиятын бик яхшы белә, мәктәп иҗат чараларында алып баручы буларак берничә тапкыр гына чыгыш ясамый, спортның уен төрләре белән дәшөгыльләнә.
Чыгарылыш сыйныф укучысы укуларын КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтында дәвам итәргә планлаштыра..
Рөстәм Миңнеханов егеткә укуларында уңышлар теләде.