Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерүгә ярдәм итү концепциясен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады.
Чаралар планы җиде бүлектән тора. Ул волонтерлык өлкәсендә норматив хокукый җайга салуны һәм хокук куллану практикасын камилләштерүне һәм ирекле эшчәнлеккә, шул исәптән мәгариф һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә ярдәм инфраструктурасын һәм механизмнарын үстерүне күздә тота.
Россия Федерациясендә 2025 елга кадәр Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү концепциясе Хөкүмәтнең 2018 елның 27 декабрендәге 2950-р номерлы күрсәтмәсе белән расланды.