Бүген, 9 июльдә, Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгында циркуляр икътисадның бөтендөнья юнәлешләре буенча Фин Милли тикшеренү һәм үсеш фонды баш киңәшчесе Тимо Макелның ачык лекциясе булачак (әйләнә-тирәлеккә минималь калдыклар белән яңадан булдырыла торган ресурслардан максималь файдалануга, беренчел чималны куллануны минимальләштерүгә, күмүгә/складлауга юнәлдерелә торган калдыкларның күләмен киметүгә нигезләнгән ябык типтагы икътисад).