“Театр турында язабыз” конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана. Бөтенроссия балалар рәсем һәм театр рецензия конкурслары “Театр турында язабыз!” “Театр-балалар" масштаблы мәдәни проекты кысаларында Россиядә Театр елына багышлап уздырыла.
"Росинка-2019” балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты Казанда 31 майда узачак. Сәхнәдә үз номерларын Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче 367 бала тәкъдим итәчәк.
29 майда узган БДИның төп чоры - 2019 база һәм профиль дәрәҗәләрендә математика буенча имтиханнар Россиянең барлык имтихан бирү пунктларында узды.
29нчы майда унберенче сыйныф укучылары математикадан (база һәм профиль) мәҗбүри БДИ тапшыралар. Татарстанда барлыгы 16 мең 28 укучы имтихан тапшыра, шуларның 9 мең 615е - профильле дәрәҗәдәге математика, 6 мең 413е - база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра. 2019 елның үзенчәлеге - быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белем бирү-тәрбия программаларын яңартуны әзерлиләр, дип хәбәр итте Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Известия " газетасына биргән интервьюсында.
30нчы майда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар онлайн-сату башланачак. Бу хакта 28 нче майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына алдан яхшы итеп ял итәргә һәм көч җыярга кирәк, шулай ук биремнәрне үтәүдән читләшмәс өчен имтиханның әһәмияте турында борчылмаска кирәк. Әңгәмәдә ТАСС 2018 елда БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәев шундый фикер белдерде.
Россия хөкүмәте Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең яңа составын раслады, аңа 139 кеше кергән, шуларның 94е - яңа катнашучылар. ВАК рәисе итеп яңадан Россия Халыклар дуслыгы университеты ректоры, профессор Владимир Филиппов расланды, диелә 28нче майда аның сайтында бастырылган Хөкүмәт карарында.
Казанда 30 майда IX Республика робот техникасы фестивале узачак. Ул Татарстанның 9 шәһәреннән һәм районыннан 80 нән артык катнашучы җыячак.
Татарстанда Иннополис университетының Күзәтчелек советы рәисе итеп РФ вице-премьеры Максим Акимов сайланды.