Математика буенча БДИ барлык имтихан бирү пунктларында узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

29 майда узган БДИның төп чоры - 2019 база һәм профиль дәрәҗәләрендә математика буенча имтиханнар Россиянең барлык имтихан бирү пунктларында узды.

База дәрәҗәсендәге имтиханда катнашу өчен 312 меңгә якын кеше гариза биргән, шуларның 294 меңе – агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары. Имтихан үткәрү  4762 пунктта узды. Профильле дәрәҗәдәге БДИда катнашу өчен 367 меңгә якын катнашучы теркәлгән, шул исәптән агымдагы елда мәктәпне тәмамлаган 359 мең кеше. Аны үткәрү өчен 4665 ИҮП җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International