Казанда IX Республика робот техникасы фестивале узачак

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Казанда 30 майда IX Республика робот техникасы фестивале узачак. Ул Татарстанның 9 шәһәреннән һәм районыннан 80 нән артык катнашучы җыячак.

Ярышлар «Линия буенча узышлар», “Сумо", “Маневрлау”, «Кегельринг-квадро» һәм "Робот" категорияләрендә узачак. Катнашучылар арасында Яшел Үзән, Апас, Питрәч, Алексеевск, Югары Ослан, Арча һәм башка районнардан яшь робототехниклар бар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара 11.00 сәгатьтә “Идея" технопаркында башлана. Фестиваль җиңүчеләре кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International