ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, БДИ яки ДЙА-9да катнашучы, медицина белешмәсе күрсәтеп, предметны тапшыру вакытын күчерергә мөмкин, дип искә төшерде. 

БДИның төп дулкыны дәвам итә. Имтихан алдыннан стрессны ничек киметергә? Нинди у күнегүләр ярдәм итәр? Уңышсызлык очрагында нишләргә? Психологлар һәм экспертлар бердәм дәүләт имтиханнары вакытында дулкынлану белән көрәшергә ярдәм итәчәк чаралар турында сөйләделәр.

Гайдар исемендәге мәдәният үзәгендә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019 " ХІ конкурсының финалы узды. Казан дәүләт энергетика университетының җылылык техникасы теоретик нигезләре кафедрасы доценты Ольга Соловьева җиңүче булды.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан төзелеш көллияте базасында "Инклюзив һөнәри белем бирүне оештыруга заманча якын килү” темасы буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты вәкилләре (Мәскәү шәһәре), урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту буенча Федераль методик үзәк (Мәскәү шәһәре), ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту мәсьәләләре буенча база һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм  сәламәтлеге чикле булган затларны укыту буенча ресурс укыту-методик үзәкләре җитәкчеләре, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, эш бирүчеләр, ата-аналар һәм башкалар катнашты.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасының җиңүе - бу WorldSkills хәрәкәтен үстерү буенча зур эш нәтиҗәсе.  Ләкин максат - чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел, беренче чиратта, белем бирү системасына Worldskills хәрәкәте тарафыннан кертелә торган иң яхшы дөньякүләм методикалар, технологияләр һәм стандартлар мөһим. Бу яшьләргә конкуренциягә сәләтле һәм заманча хезмәт базарында ихтыяҗ зур булу мөмкинлеге бирә.

«Җирле үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты финалистларының 100 командасы федераль экспертлар тарафыннан икенче этапта бирелгән меңнән артык проект арасыннан сайлап алынды. 

Россия унберенче сыйныф укучылары алдагы көнне математикадан мәҗбүри БДИ тапшырдылар. Имтихан кабул итү пунктларының берсе Казан шәһәре Идел буе районының 139 нчы гимназиясендә җиһазландырылды. Нәкъ 10.00 сәгатьтә Татарстан мәктәпләрендә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы старт алды. 8.30 сәгатьтә укучылар укытучылар белән бергә имтихан кабул итү пункты янында җыела башладылар.

2019 елның 20 маеннан 22 маена кадәр Иваново дәүләт политехника университетында төзелеш материалларын, эшләнмәләрне һәм конструкцияләрен (бакалавриат һәм магистратура дәрәҗәләрен) җитештерү һәм куллану буенча Халыкара студентлар олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге яңа стипендия барлыкка килде. Аны ел саен бирү планлаштырыла. Алты студент 30 һәм 50 мең сум акча алган.

3-10 июньдә Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019 " Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International