БДИның төп дулкыны дәвам итә. Имтихан алдыннан стрессны ничек киметергә? Нинди у күнегүләр ярдәм итәр? Уңышсызлык очрагында нишләргә? Психологлар һәм экспертлар бердәм дәүләт имтиханнары вакытында дулкынлану белән көрәшергә ярдәм итәчәк чаралар турында сөйләделәр.
Елена Романова, психолог, Обрсоюз эксперты:
Һәр имтихан - ул бала өчен стресс. Бигрәк тә киләчәккә бәйле имтихан. Төп киңәш - бу вакыйганың психологик яктан әһәмиятен киметергә, туганнар белән мөмкин булган барлык сценарийлар буенча фикер алышырга тырышырга кирәк.