Рөстәм Миңнеханов “Яшь профессионаллар " илкүләм белем бирү системасында җиңүчеләр турында: финалда сезнең ышанычлы җиңүегез - карьераның бик шәп старты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасының җиңүе - бу WorldSkills хәрәкәтен үстерү буенча зур эш нәтиҗәсе.  Ләкин максат - чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел, беренче чиратта, белем бирү системасына Worldskills хәрәкәте тарафыннан кертелә торган иң яхшы дөньякүләм методикалар, технологияләр һәм стандартлар мөһим. Бу яшьләргә конкуренциягә сәләтле һәм заманча хезмәт базарында ихтыяҗ зур булу мөмкинлеге бирә.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең Ленин исемендәге мәдәният сараенда  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International