Гайдар исемендәге мәдәният үзәгендә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019 " ХІ конкурсының финалы узды. Казан дәүләт энергетика университетының җылылык техникасы теоретик нигезләре кафедрасы доценты Ольга Соловьева җиңүче булды.
Казан Энергоуниверситеты шулай ук «Иң яхшы ярдәм төркеме» номинациясендә дә билгеләп үтелде. КДЭУ командасы беренче урынны яулады.
Финалга чыккан 10 кеше өч сынауда көч сынашты: үзпрезентация, фәнни көрәш һәм «Талантлы кеше һәр яктан талантлы» темасына иҗади конкурс.