Бүген Казан төзелеш көллияте базасында "Инклюзив һөнәри белем бирүне оештыруга заманча якын килү” темасы буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты вәкилләре (Мәскәү шәһәре), урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту буенча Федераль методик үзәк (Мәскәү шәһәре), ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту мәсьәләләре буенча база һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту буенча ресурс укыту-методик үзәкләре җитәкчеләре, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, эш бирүчеләр, ата-аналар һәм башкалар катнашты.