Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара балалар көнен киң колач белән билгеләп үттеләр: хезмәткәрләр, кечкенә пациентларның ата-аналары, артистлар, телевидение һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче затлары котлады аларны.
Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар сатыла башлады. Алар ТР башкаласында 22 һәм 27 августта “Казан Арена " стадионында узачак.
2019 елның 5 июленнән 20 августына кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечный районында Сенеж күлендә «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО остаханәсе базасында “Мәгънәләр территориясе” Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы узачак.
Беренче атна эчендә БДИның төп дулкынында 100 дән артык укучы кесә телефоннары һәм шпаргалкалар белән эләкте. Хокук бозучыларны аудиториядән чыгардылар, ә аларның нәтиҗәләре юкка чыкты.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары беренче ел дәвамында аны Иннополис университеты бакалавриатында саклап калу мөмкинлеге белән айга 50 000 сум күләмендә стипендия ала алачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Бу бәйрәмдә барлык татарстанлыларга да балаларыбызның һәрвакыт үзләрен яраткан, кирәкле һәм бәхетле итеп тоеп яшәүләрен телисе килә. Балалар - безнең бәхет, киләчәгебез, таянычыбыз.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларга үз автографлары белән көндәлекләр тапшырды.
Ел саен җәйнең беренче көнендә балаларның һәм өлкәннәрнең иң яхшы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне балалар өчен кызыклы чаралар Казан Кремлендә, шәһәр паркларында, скверларында, музейларда һәм мәдәният йортларында узачак.
Җәй - көтеп алынган яллар һәм иң озын яллар чоры, аларны балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә зур түземсезлек белән көтә. Җәйге каникуллар вакытында ата-аналарга көн саен дәресләрне тикшерергә һәм баланы мәктәпкә җыярга кирәк түгел, әмма башка проблема барлыкка килә: яхшы ял итү һәм вакытны күңелле үткәрү өчен нәрсә эшләргә? Өч ай эчендә бала язарга өйрәнеп кенә калмыйча, кызыклы нәрсәләр белсен, нәрсәгә дә булса яңалык өйрәнсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, ә ата - аналар аларның куркынычсызлыгы өчен борчылмаслык итеп оештыра.
Дәүләт Думасы өченче, йомгаклау укылышта WorldSkills һөнәри осталык буенча чемпионатлар әзерләү һәм үткәрү барышында чит ил гражданнарының эш тәртибен гадиләштерүче закон проектын кабул итте.