Казанлыларга балалар ялын оештыруның сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча киңәш бирәчәкләр. Сорауларны 5 июньнән 19 июньгә кадәр кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин.
Татарстанда, Казан инновация университеты базасында " DATA SCIENCE КИУ үзәге» фәнни-мәгариф үзәге төзү планлаштырыла, аның төп максаты - республикада һәм Россиядә цифрлы технологияләрне үстерү һәм киң тарату.
Татарстанда БДИның һәм ТДИның бер участогы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башланганнан бирле хокук бозган өчен ике укучы имтиханнан төшереп калдырылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалары Идел буе федераль округыннан иң актив булдылар, 41 проектны гамәлгә ашыру өчен 78 млн. сум грант алдылар.
5 июньнән 7 июньгә кадәр КидСпейс балалар шәһәре базасында Казанның инвалидлыклары һәм сәламәтлеге чикле булган 13 мәктәп укучысы өчен көндезге уку буенча һөнәри юнәлеш бирүче лагерь оештырылачак.
"Имин тәгәрмәч – 2019” яшь инспекторлары хәрәкәтенең Бөтенроссия конкурсы тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары Владимир Кузин һәм башкалар катнашты. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.
2019 елның 3 - 6 июнендә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) теле белән мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада уза.
3 июньдә рус теле буенча иң массалы бердәм дәүләт имтиханы үтә. Имтиханда катнашу өчен 674 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән 660 мең агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучысы. БДИ үткәрү өчен Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә 5480 имтихан үткәрү пункты оештырылган.
Кабул итү 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт адресы буенча узачак.
2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Чистай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә булачак 353 беренче сыйныф укучысы матур портфельләргә ия булды.