Казанда балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Казанлыларга балалар ялын оештыруның сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча киңәш бирәчәкләр. Сорауларны 5 июньнән 19 июньгә кадәр кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин.

Җәйге каникуллар башлану чорында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балалар ялын күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә карата гамәлдә булган норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International